Батырлык һәм дан һәйкәлләре (12+)

14 май көнне 5 нче санлы китапханәдә Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары өчен «Батырлык һәм дан һәйкәлләре» дигән виртуаль экскурсия узды. 
Техникум укучылары экскурсияне алып баручы белән бергә Чиләбедәге Зина Портнова һәйкәленә виртуаль сәяхәт кылды, аның сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы турында белде. Балалар Бөек Новгород шәһәрендә урнашкан Советлар Союзы Герое Леня Голиковка багышланган һәйкәл белән таныштылар. Шулай ук Болгариядәге «Алёша» мемориаль комплексы каршында һәлак булган совет солдатларын искә алдылар. 
Экскурсия вакытында студентлар Илдар Ханов һәм архитектор Ринат Насыйровның Чаллыдагы «Хәтер һәм дан» мемориаль композициясе турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белде. Очрашу өлкән буын вәкиле, сугыш чоры балаларының берсе В.А.Забродинаның Җиңү көне турында истәлекләреннән торган видео-интервью белән тәмамланды. 

 

Поделиться: